Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

" Кайтасым да килми син булмаган өйгә"

Кайтасым да килми син булмаган өйгә, Ишекне дэ килми ачасым. Ялгызлыктан,салкын дөм бушлыктан, Еракларга килә качасым. Кайтасым да килми син булмаган өйгә, Утларын да килми аласым. Ул яктылык нигә кирәк булыр, Үткәнемдә килә каласым. Кайтасым да килми син булмаган өйгә, Бусагасын килми керәсем. Минем өчен иң зур юанычым Син икәнен...

Кайтасым да килми син булмаган өйгә,

Ишекне дэ килми ачасым.

Ялгызлыктан,салкын дөм бушлыктан,

Еракларга килә качасым.

Кайтасым да килми син булмаган өйгә,

Утларын да килми аласым.

Ул яктылык нигә кирәк булыр,

Үткәнемдә килә каласым.

Кайтасым да килми син булмаган өйгә,

Бусагасын килми керәсем.

Минем өчен иң зур юанычым

Син икәнен яхшы беләсен.

Кайтасым да килми син булмаган өйгә,

Син булмаган өйдә мин нишлим.

Ничә еллар хәзер буш өемдә

Сине көтеп ялгыз мин яшим.

Автор : Гөлчәчәк Газизова.

Фото boombob.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев