Карама инде миңа
Шигърият

Карама инде миңа

Карама инде миңа.

Иләсләтмә.

Син бит ялгыш юлыктың.

Миңа түгел бит сүзләрең,

Миңа түгел бу утың.

Мин яңгыр тамчысы кебек,

Югалырмын улакта.

Толлыкның салкын кыршауы

Ян-ягымны ураткан.

Карама инде миңа.

Тилертмә.

Җимерелгән бәхетем.

Сары төстә туй күлмәгем,

Кара гөлле тәхетем. ...

карама инде миңа.

Гөлнур Архипова-Әхмәдуллина

Балык Бистәсе.


Нет комментариев