Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Кагылмагыз әле, әлегә...

Кагылмагыз әле, әлегә...

Нинди генә чаклар булмагандыр,

Тартып барам тормыш йөгемне.

Кояшлы итәм туар таңнарымны,

Йолдызлы итәм күңел күгемне.

Каты кагылмагыз күңелемә,

Ташкыннардай әле хисләрем.

Ташкыннарны тыю, ай-хай кыен,

Бәреп чыкса белмим нишләрем?

Аңлап яшим күптән үз хәлемне,

Ярдәм көтмим күптән читләрдән.

Өмет мине канатымда йөртә,

Көч- көдрәтемне алам күкләрдән.

Зинһар , димен, кагылмагыз берүк,

Үз-үземдә янган чагымда.

Уалыр да китәр сыман хыял,

Калырмын күк бушлык чатында.

Кагылмагыз әле, кагылмагыз,

Үз хәлемне үзем беләм мин.

Үзем генә чишәм сынауларын,

Чыгар юлларын да беләм мин,

Читләр кагылуын теләмим.

Кагылмагыз әле, әлегә...

Вазыйх Фатыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X