Кабер ташы янында
Каберләргә кайтып дога кылам,
Белү кирәк буын кадерен.
Җаннар кайта, диләр, исәннәргә,
Аваз бирә, диләр, һәр көнен.
Кабер ташы. Җанны жылытмый ул,
Тик сүндерми мирас учагын.
Мәнгелеккә килгән үлмәсләр дә,
Кабер ташка иңә бер чагын.
Үтә, диләр, һәр адәмнең җаны,
Кылдан нечкә үткен кылычтан.
Кеше китә соңгы сынауына,
Тама бер хис- балчык бер учлап…
Вазыйх Фатыйхов.
Фото: http://kitab.me/storage/34/7b/cd/04.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев