Изге гамәлләр кылыйк
«Сабыр төбе-сары алтын»-диләр,
Өйрәник сабыр итәргә.
Сабырлык канатын сындырмыйча,
Гомер юлын матур үтәргә.
Юмартлыклар бик тә изге гамәл,
Бүлешик, дуслар, булганын.
Хәер-садакалар биреп китик,
Сузып торганнарга кулларын.
Бер-беребезгә миһербанлы булыйк,
Хөрмәт итик олы-кечене.
Кадерлик һәм дә олылыйк,
Безгә гомер биргән Кешене.
Шушы гамәлләрне үти алсак,
Яшәгәндә без жир йөзендә.
Ахирәттә урыныбыз булыр,
Ожмахларның иң-иң түрендә.
Фәнис МӨХӘММӘТҖАНОВ
Яр Чаллы шәһәре.
Фото: https://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=1affbcd2c8d98f8c087c04575fcceedb&n=33&h=190&w=338
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев