Ияләнә төшәм кебек инде
Ияләнә төшәм кебек инде,
Гомерләрем синсез үткәнгә.
Байтак таңнар атты синнән башка,
Күпме узды соңгы үпкәнгә.
Онытылып бара хатирәләр,
Шат гомернең чыңлы авазы.
Йөрәкне дә тырмамыйдыр сыман
Аерылышуның ачы газабы.
Бар үпкәләр юкка чыкты инде,
Язмыш җилләрендә таралып.
Сиңа булган тойгыларым калды,
Вакыт кочагында камалып...
Каргышларны ыргытырга кирәк,
Миңа тормыш шулай өйрәтә.
Тик хәтерем генә ирексездән,
Үткәннәргә кайтып йөдәтә...
Роберт Шаймарданов.
фото: http://i.ytimg.com/vi/th2Czm-f4uU/maxresdefault.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев