Ирсез хатын
(Зөләйха Закировага ияреп)
Ирсез хатын - сыңар канат бит ул,
Ирсез булу кимлек санала.
Беркемнән дә ким дә, хур да түгел,
Тик бәхеткәйләре алама.
Эте өрсә, гайбәт сүзләр йөрер,
Тозлар салып тирән ярага.
Гайбәтләрдән өстен калу авыр
Золым - мәкер тулы заманда.
Чит ир - атка бер күз ташласа да,
Нахак белән җаны теләләр.
Һәрбер адымыннан гаеп эзләп,
Күңел кылларына тияләр.
Ирсез хатын - ирсез хатын инде,
Бусагасы алтын булса да.
Гел кимсенеп яши, тик бирешми
Сабыр коелары тулса да.
Ирсез хатын - сыңар канат бит ул,
Ирсез булу кимлек санала.
Һәйкәл кую кирәк, ирсез булып,
Дөрес яши белгән Анага.
Гүзәл Хәбибуллина.
Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы.
Фото: http://i.huffpost.com/gen/1412373/thumbs.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев