Ирек алып ирсез кала
Шигърият

Ирек алып ирсез кала

Ирек алып ирсез кала

Бу заманда хатын - кыз.

Гаилә тотнагы югалды -

Көчле зат калды сансыз.

Телен яшергән бит элек

Киленнәр төшкән өйдә.

Ир затына каршы дәшү

Булмаган инде бер дә!

Кемгә барса да гүзәл зат

Шунда ябышып яткан.

Иреге, җире булмагач

Китмәгән мәңге ярдан...

Заманалар үзгәргән тиз

Азатлык алгач хатын.

Теле дә ачылган инде

Кулда уйнаткан ялкын.

Азат, иреклек җимеше

Гаиләләрдә күренә.

Ирдән - иргә йөргәннәргә

Тормыш кыен түгел лә!

Ирләр тәмәкене ташлый -

Инде тарталар сирәк.

Хатын - кызлар көйрәтәләр

Күбесе аяк терәп.

Атчыда да күп гаеп бар

Ирләрне мин мактамыйм.

Тезгенне күп җибәргәнгә

Берәүне дә акламыйм..

Ир - ат эчүгә сабышты

Гүзәл затлар азынгач.

Ялгыз күкегә әйләнде

Элеккеге карлыгач...

Хатын - кызны хөрмәт итәм

Мин моны язмас идем.

Бер гүзәле нык "кайнатты"

Тыя алмыйча телен.

Роберт Шаймарданов.

05.07.15.


Нет комментариев