Хыялларсыз
Шигърият

Хыялларсыз

Балачакны кайтарыгыз димим,

Хыялларым кире кайтсыннар.

Хыял күлмәкләрен киеп карыйм:

Кайсы ертык инде, кайсы тар...

Балачакта җылыттылар алар

Ышанучан керсез күңелне.

Хыял белән яшәү авыр дисез,

Ә аларсыз тормыш җиңелме?!

Чыныктыра язмыш, оныттыра

Хыялларны, ябып ишекне.

Ә аларсыз мин тирбәтәм гүя

Баласыз, буш, ятим бишекне.

Дания Нәгыймуллина,

Балык Бистәсе районы Югары

Тегермәнлек авылы.


Нет комментариев