Хуш киләсең ,Кыш бабай
Яңа ел юлга чыккан ди,
Безнең янга килергә.
Кыш бабай аңа ияргән,
Бүләкләрен бирергә.
Капчыгы бик олы ,диләр,
Ниләр төягән икән?
Безгә нәрсәләр кирәген,
Бабакай белә микән?
Капчыгыңа иң беренче
Сала күр син саулыкны.
Тигез тормыш,озын гомер,
Иман дигән байлыкны.
Балаларга бәхет,тәүфикъ,
Ялгызларга ярларын.
Шушы елда тапсын алар,
Насыйп булган парларын.
Бәхетсезләргә-бәхетне,
Авыруларга- шифа.
Күп итеп акчаны да сал,
Әгәр капчыкка сыйса.
Салма зинһар капчыгыңа,
Гөнаһ эшләр,хәрамнар.
Бәла-каза,кайгыларны,
Төзәлмәслек яралар.
Изгелекләр белән тулган,
Капчыгыңны күтәр дә.
Төкле аякларың белән,
Түребезгә үт,әйдә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев