Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Хатирәләр

Сугыш елларында үсмер кыз, сугышның бөтен авырлыгын күргән җиде бала анасы - кадерле нәнәмә багышлыйм.

Уйларымда шулай

кайчак була,

Кайтып киләм

туган якларга.

Кереп чыгам нәнәм,

синең янга

Балан катыклары ашарга.

Балан катыкларын,

нәнә, күп ашадым

Тормыш юлын

чигеп үткәндә.

Үрнәкләрең синең

кирәк булды,

Гомер баскычларын

кичкәндә.

Күп нәрсәне уйлап

эшләргә дә,

Кайвакытта

дәшми калырга,

Синнән күбрәк

шулай өйрәндем мин,

Тормыш йөген

армый тартырга.

Икәү утырып

бәйләү бәйли идек,

Әй, тырыша идем,

тырмаша.

Нәнә әгәр

мактау сүзе әйтсә,

Баш түшәмгә иде тоташа.

Коймакларны, нәнә,

майлый-майлый,

Балаларга тәмләп өләшә.

Колакларда һаман

аның тавышы,

Мәхмүт, Мәсгут, Гөлсинә,

дип, гүя, эндәшә.

Нәнә, ничек

якын була алдың икән,

Нәрсә белән

тарттың үзеңә?

Саф йөрәгең,

киң күңелең белән,

Җәлеп иткәндерсең

син мине.

Күп нәрсәләр күрдең, нәнә,

Легендалар сиңа язарлык.

Ачысын да күрдең,

төчесен дә,

Бармаклар шул

җитмәс санарлык.

Ачыларын күргән чакта

Төчеләре белән капладың.

"Бик читен бит әче, әче",

- диеп

Йөрәк бозып

елап ятмадың.

Һәр нәрсәнең

матур ягын күрдең,

Һәр кешенең

яхшы якларын.

Ачуларың килеп

үчләшмәдең,

Үпкәләп син,

каргап ятмадың.

Мәңге рәхәт күр син,

балам диеп,

Теләкләрне миңа теләдең.

Рәхмәтем зур, нәнә, сиңа,

Шушы фатихаңда терәгем.

Динә Ибраһимова

Фото proza.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев