Ханымга
Шигърият

Ханымга

Ак карларның бар пакьлыгы
Иңсен Сезнең җаннарга.
Барысы ашыгып җиткерсен :
- Хөрмәт иткән ханымга!

Йөзегездәге бар куаныч
Һәрвакыт янса иде!
Көләч карашны күрүгә
Бар начар качсын кире!..

Иң кадерле якыннар Сез -
Чиксез ләззәт җаннарга!..
Озын гомер, сәламәтлек
Язсын һәрбер ханымга...

Роберт Шәймәрдәнов (Дәүләтхан).

Фото: http://1.bp.blogspot.com/-ZdZnG1VkNAo/TYLYwCns2bI/AAAAAAAAAUk/Tnl9FvhgRQw/s1600/riamiranda3.jpg


Нет комментариев