Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Гүзәл Хәбибуллина: "Без – Тукайлы милләт баласы!"

Без - Тукайлы милләт баласы!

Шүрәлеләр, убыр - албастылар,

Төшкә кереп шактый йөдәтте.

Киреләнсәк, "Әнә убыр", - диеп,

Әнкәй бирә иде кирәкне.

"Туган тел" не тәүге көйләгәндә,

Телим идем Тукай булырга.

Ул җырларның моңын, белгән кебек

Яңгырыйсын буын - буынга.

Бөек Тукай, Бөек Исем булып,

Син яшисең безнең күңелдә.

Тоясыңдыр, һәр ел саен каб(е)рең,

Алсу чәчәкләргә күмелә.

Бер - бер артлы төрле көннәр туа,

Була агы, була карасы.

Тик кайтаваз һәрчак чыңлап тора:

"Без - Тукайлы милләт баласы!

Гүзәл Хәбибуллина,

К. Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты

Фотосы: maslova.ucoz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев