Гүзәл дөньядан ваз кичмә син!
Гүзәл дөньядан ваз кичмә син,
Тыңла әле йөрәк тибешең.
Язмыш биргән зур сынаулар белән,
Яши белү кирәк килешеп.
Без күтәргән кайгы- хәсрәтләрдән
Сыгылып куя кайчак иңнәр дә.
Елар мизгелләрдә кайбер вакыт,
Туры килә шашып көләргә.
Якыннарың әйткән авыр сүздән
Тәннәр түгел, хәтта җан өши.
Сабыр канатларын сындырмыйча,
Бәхет көтеп яши һәр кеше.
Фани дөньядан ваз кичмә син,
Өзмә әле, өзмә өметең.
Шатлыклары, борчулары белән
Тормышыбыз безнең бербөтен.
Гүзәл Хәбибуллина.
Корноухово авылы
Балык Бистәсе районы.
Фото: http://i.ucrazy.ru/files/i/2012.4.23/1335184736_savv-139.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев