Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Гөлназ Әхмәдиева: "Без Тукайлы балалар"

Без Тукайлы балалар Кат-кат укып чыктым инде Кәҗә белән Сарыкны. Шүрәлесен алып кайттым Бүген тагын ялыкмый. Укыйм-укыйм да аптырыйм, Җен пәрие куркытмый. Шүрәлесе кытыкласа, Су анасы урлатмый. Явыз бүрене хәйләли Кәҗә белән Сарыгы. Булмаса да әкиятендә Тагаракның ярыгы. Безне сихерләгән өчен Рәхмәт инде Тукайга. Тукайлы иткәне өчен Рәхмәт инде Ходайга....

Без Тукайлы балалар

Кат-кат укып чыктым инде

Кәҗә белән Сарыкны.

Шүрәлесен алып кайттым

Бүген тагын ялыкмый.

Укыйм-укыйм да аптырыйм,

Җен пәрие куркытмый.

Шүрәлесе кытыкласа,

Су анасы урлатмый.

Явыз бүрене хәйләли

Кәҗә белән Сарыгы.

Булмаса да әкиятендә

Тагаракның ярыгы.

Безне сихерләгән өчен

Рәхмәт инде Тукайга.

Тукайлы иткәне өчен

Рәхмәт инде Ходайга.

Гөлназ Әхмәдиева,
"Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фотосы: tnc-mo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев