Гашыйк булдым быел көзләргә!
Гашыйк булдым быел көзләргә мин, Әллә инде Үзем кебек елак булганга? Әллә инде моңсу мизгелләрдә, Күңелемдә җырлар туганга? Йөрәгем дә бүген көзләр кебек, Бер җылына үзе, бер туңа. Көзге яфрак кебек калтыранып, Ярдәм сорап, гүя, кул суза. Салкын җиргә яфраклар ява... Үткән-барганнарга карамый. Гүзәллеге белән әсир итеп, Җанны сагышлардан аралый....
Гашыйк булдым быел көзләргә мин,
Әллә инде
Үзем кебек елак булганга?
Әллә инде моңсу мизгелләрдә,
Күңелемдә җырлар туганга?
Йөрәгем дә бүген көзләр кебек,
Бер җылына үзе, бер туңа.
Көзге яфрак кебек калтыранып,
Ярдәм сорап, гүя, кул суза.
Салкын җиргә яфраклар ява...
Үткән-барганнарга карамый.
Гүзәллеге белән әсир итеп,
Җанны сагышлардан аралый.
Яфраклардан гөлләмәләр ясыйм,
Сагышлардан шулай юанам.
Әллә яңгыр, әллә яшьләр тама,
Күңел үткәннәргә юл ала.
Араларга айлар, еллар керде,
Кавышу юк. Кала түзәргә.
Мин үзем дә гашыйк булдым быел,
Син яраткан елак көзләргә!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев