Гаилә көне белән миннән
Шигърият

Гаилә көне белән миннән

ГАИЛӘ БИТ УЛ

Гаилә бит ул зур кочак,

Тормышта җылы учак.

Яратып караган караш

Сыйпаган куллар йомшак.

Гаилә бит ул балаларның

Гомер буе терәге.

Үсеп җиткәч тә тормышта

Әти - әни кирәге.

Гаилә бит ул бер дәүләт -

Нык бәләкәй булса да.

Бәхетле, дәүләтле булсын

Барлык гаилә дөньяда!

08.08.15.

Роберт Шаймарданов.


Нет комментариев