Чарасызлык
Шигърият

Чарасызлык

Күп әйберне алыштырдык, Пластик тәрәз алдык. Кышның матур бизәкләрен, Күрүдән мәхрүм калдык. Коймаларны кем кирпечтән, Кемдер калайдан куйдык. Керүчеләр сирәгәйде, Бәхетне шуннан тойдык. Ишек алды-брусчатка, Асфальт капка төбеннән. Ялан аяк җиргә басып, Бетте хәзер йөрүләр. Капканы да күренмәслек, Биек итеп ясадык. Звоноксыз кеше керми, Шуны бәхет санадык. Иң кызыгы -...

Күп әйберне алыштырдык,
Пластик тәрәз алдык.
Кышның матур бизәкләрен,
Күрүдән мәхрүм калдык.
Коймаларны кем кирпечтән,
Кемдер калайдан куйдык.
Керүчеләр сирәгәйде,
Бәхетне шуннан тойдык.
Ишек алды-брусчатка,
Асфальт капка төбеннән.
Ялан аяк җиргә басып,
Бетте хәзер йөрүләр.
Капканы да күренмәслек,
Биек итеп ясадык.
Звоноксыз кеше керми,
Шуны бәхет санадык.
Иң кызыгы - гайбәт бетми,
Чәйни кеше бер-берсен.
Койма, капка ярдәм итми,
Нинди чара - кем белсен?!
Тәгьзимә Низамова.
Балык Бистәсе.
Фото: decorit.ru

Нет комментариев