Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Булмый нинди чаклар гына…

Кайтарып булмый атылган сүзне,

Вәгьдә иманны һәм дә гомерне.

Сынып төшкән бар сыгылмас чакта,

Уйланыр өчен нигез түгелме?!

Мөмкинлегемне югалтканым бар,

Унмаганым бар эшем башында.

Абынганым бар шомарган юлда,

Табынганым бар сынау каршында.

Үкенеп була, әмма үтелгән,

Гамәл кылынган, хисләр кителгән?

Йөгереп китәр чакларда җаным,

Серле кыяга килеп төртеләм?

Нидер кылынган, нидер әйтелгән,

Тапталган нидер, аяк астында?

Соң булса булсын, алам үземә,

Бирче Ходаем вакыт аз гына!

Узган елларнын ялгышын җыеп,

Үрергә телим ялгышсыз язмыш .

Акыл- уй йөрер адымнан алда,

Булыр бу минем ин дөрес багыш-

Булыр иманлы һәм тормыш агыш!

Вазыйх Фатыйхов

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев