Булмый нинди чаклар гына…
Шигърият

Булмый нинди чаклар гына…

Кайтарып булмый атылган сүзне,

Вәгьдә иманны һәм дә гомерне.

Сынып төшкән бар сыгылмас чакта,

Уйланыр өчен нигез түгелме?!

Мөмкинлегемне югалтканым бар,

Унмаганым бар эшем башында.

Абынганым бар шомарган юлда,

Табынганым бар сынау каршында.

Үкенеп була, әмма үтелгән,

Гамәл кылынган, һисләр кителгән?

Йөгереп китәр чакларда җаным,

Серле кыяга килеп төртеләм?

Нидер кылынган, нидер әйтелгән,

Тапталган нидер, аяк астында?

Соң булса булсын, алам үземә,

Бирче Ходаем вакыт аз гына!?

Узган елларның ялгышын җыеп,

Үрергә телим ялгышсыз язмыш .

Акыл- уй йөрер адымнан алда,

Булыр бу минем ин дөрес багыш-

Булыр иманлы һәм төрмыш агыш!

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: http://dating.ulitka.com/ru/diary


Нет комментариев