Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Билләһи дип килә кайтаваз

Билләһи дип килә кайтаваз… Көн көнләшә миннән: Йөзең нигә, Нурлырак ,ди, хәтта Кояштан?! Жавап кайтарамын: Билләһи, дим, -Кунел кояш белэн охшашкан. Төн көнләшә миннән: Шәүләң, әнә, Иң чибәрне кочып югала?! Җавап кайтарамын; Билләһи, дим, -Һэрчак мәхәббәттән көч алам. Йолдызлар да миннән көнләшәләр, Ай, Кояшны якын күргәнгә. Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,...

Билләһи дип килә кайтаваз…

Көн көнләшә миннән: Йөзең нигә,

Нурлырак ,ди, хәтта Кояштан?!

Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,

-Кунел кояш белэн охшашкан.

Төн көнләшә миннән: Шәүләң, әнә,

Иң чибәрне кочып югала?!

Җавап кайтарамын; Билләһи, дим,

-Һэрчак мәхәббәттән көч алам.

Йолдызлар да миннән көнләшәләр,

Ай, Кояшны якын күргәнгә.

Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,

-Якын якынрак һәрхәлдә.

Чулманым да еш көнләшеп дәшә:

-Дулкыннарга үлеп китәсең?!

Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,

-Дулкын рухым, ни хәл итәсең?

Сандугачлар кайчак көнләшәлр:

-Безне уздырырга телисең?!

Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,

-Жаным моңлы булгач, нишлим соң?

Хәтта, кычытканнар көнләшәләр,

Әремнәргә башым игәнг.

Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,

-Туган туфрак тәме килгәнгә!

Көнләшәләр, кайчак көнләшәләр,

Дус -туганнар, читләр көнләшә?

Читен булыр иде дөньялары,

Кеше үз бәһасен белмәсә!?

Җавап кайтарамын кайтаваздай:

-Билләһидер серле һэр халэт!

Көнләштереп яшик дөньяларын-

Миннән сезгә изге әманәт!

ВАЗЫЙХ ФАТЫЙХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев