Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Шигърият

Биләү бишекләрем ак болытлы минем

Күкнең пәрдәсеннән кер эзләмә , Аны яңгыр юып тора бит. Биләү бишекләре ак болытлы , Пакьлык болытларга гына сара бит. Кояш күзләреннән тап эзләмә, Гомер нурларында балкый бит. Һәр иртәдә алтын булып туа, Ә алтынга тузан ятмый бит. Йолдызлардан шәүлә эзләмә син, Кем соң күргән йолдыз сызганын?! Атылган бар йолдыз...

Күкнең пәрдәсеннән кер эзләмә ,

Аны яңгыр юып тора бит.

Биләү бишекләре ак болытлы ,

Пакьлык болытларга гына сара бит.

Кояш күзләреннән тап эзләмә,

Гомер нурларында балкый бит.

Һәр иртәдә алтын булып туа,

Ә алтынга тузан ятмый бит.

Йолдызлардан шәүлә эзләмә син,

Кем соң күргән йолдыз сызганын?!

Атылган бар йолдыз артларыннан-

Хыялыма күпер сузганым.

Агым судан үткән эзләмә син,

Агышлары елгыр чаптарлы.

Адәм җаны сусау яшәүләргә,

Көтә һаман гомер артканны.

Җилләр иссә, хәбәр барлама син ,

Юан гына җәеп кочагың.

Итәгенә төя сагышларың ,

Шундый җиңел була шул чагың.

Учаклардан шырпың эзләмә син ,

Кабызырга яңа учагың.

Яшәү өчен гомер бер бирелә ,

Көтмә кабат , килер пычагым?!

Әкиятләрдән картлык эзләмә син,

Балачак ул- мәңге чынбарлык.

Әкият геройлары гына , ни кызганыч ,

Бу дөньяда буа буарлык.

Сөюемннән салкын эзләмә син,

Булмас минем андый халәтем.

Чын сөюдә -минем бәхетләрем,

Яратуда- яшәү рәхәтем.

Сүзләремннән гаеп эзләмә син,

Алар туа ихлас йөрәктән.

Һәркемгә дә үзенеке якын,

Була кадерлерәк бигрәк тә.

Яшәүемнән азак эзләмә син,

Морадына барып җитәр ул.

Җаным күчәр чиксез гавамнарга,

Тукталгач та дәвам итәр ул.

Эзләмә кер ,тапка юлыксаң да,

Булсын җаның гамең агыннан.

Аклыклардан аклык табып кара ,

Монысы кыен бары- барыннан.

Ак күңелдән туа хыялларым,

Пакь хисләрдә гомер агылам.

Аклыкларда кала үткәннәрем,

Аклыкларга үлеп табынам,

Багачакмын , багам, багылган.

Вазыйх Фатыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев