Бәхет кояшы
Нинди булыр икән минем картлык?
Бәхет кояшларым көлер микән?
Өч баламның кайсы картлык көндә
Мине хөрмәт итеп карар икән?
Ышанычым минем - балаларым...
Өметемне өзмим әле бер дә...
Ап-ак яулык бәйләп,түрләрендә,
Тыйнак кына яшәрмен дим мин дә.
Бик тәүфикълы әлегә балаларым,
Һәр көн саен торам хәбәрләшеп,
Гомерләрен бирсен, Аллаһ берүк!
Балаларым тора хәл белешеп ...
Миңлегөл Миңҗанова.
05.08.14.
Фото: http://www.proshkolu.ru/user/talalaeva53/file/3062368/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев