Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Бәетләр тартмачыгыннан алынган изге хатирәләр

Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында яшәп гомер итеп бакыйлыкка күчкән туганыбыз Газизов Рәфкать абый рухына багышлана. Бу бәетем аңа дога булып барып ирешсен.

Рәфкәть бәете.


1. Бисмилла диеп башлыймын,
Бәетемнең башларын.
Матур итеп койдырырсыз,
Каберемнең ташларын.

2. Изге бәйрәм көннәрендә
Гаип булды башларым.
Шулай туры килде инде
Сез якыннарны ташладым.


3. Каты авыру алып китте,
Яшәр өмет бирмичә.
Сез туганнар искә алыгыз,
Күз яшьләрен түкмичә.

4. Җан бирүе авыр булды,
Өзелде үзәкләрем.
Сез дусларга әйтелмичә
Калды күп теләкләрем.

5. Яшисем бик килгән иде,
Яшәп туя алмадым.
Соңгы көнгәчә ышындым
Терелермен дип уйладым.

6 . Әй туганнар, дусларым ,
Каберемә килерсез.
Балалар, оныкарым сез-
Чәчәкләр үстерерсез.


7 Улым Рисхәт, синдә инде,
Минем бөтен ышаныч,
Туган нигезгә эз суытма,
Бул һәрвакыт юаныч.

8. Кызларым Рәмзиям, Фәнзиям ,
Киленем Фәридәм лә.
Әби, әниегезне ышанып
Мин сезгә калдырам ла.


9. Әниегез калды ялгыз,
Сез аны ташламагыз.
Вакыт табып гел янына
Авылга кайткалагыз.

10.Мин башлаган хезмәтне сез,
Зинһар дәвам итегез.
Авыр булса да түзегез.
Сабыр итеп көтегез..

11. Зират ерак түгел бездән,
Мин сезне карап ятап.
Изге азан кычкырганда
Мин сезнең янга кайтам.

12. Каршыгызда мәчет тора,
Сез анда кергәләгез.
Дога өмет иткән әрвахларга
Сәдака биргәләгез.

13. Инде бәһил булыгыз сез,
Минем кадерлеләрем.
Саулык-сәламәтлектә узсын
Калган гомерләрегез.
Мин Рәфкатьне искә алып
Догалар кылгалагыз.

Айгөл Сәгыйрова,
Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе.

Балык Бистәсе - Кече Әшнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев