Уза гомер, көзләр җитте,
Кышка кереп барабыз.
Гомерләр дә шулай уза,
Юк шул башка чарабыз.
Картлык җиткәч,
уйлар арта,
Уйлыйсың үткәннәрне.
Искә төшә яшьлек язы,
Өздереп үзәкләрне.
Искә алабыз яшь
чакларны,
Очрашкач дуслар белән.
Яшьлекләрдә калган эзне,
Каплаган яшел үлән.
Бар да булды
тормышларда,
Кайгысы да, шатлыгы.
Үткәннәрдә калды бар...
Уза гомер, көзләр җитте,
Кышка кереп барабыз.
Гомерләр дә шулай уза,
Юк шул башка чарабыз.
Картлык җиткәч,
уйлар арта,
Уйлыйсың үткәннәрне.
Искә төшә яшьлек язы,
Өздереп үзәкләрне.
Искә алабыз яшь
чакларны,
Очрашкач дуслар белән.
Яшьлекләрдә калган эзне,
Каплаган яшел үлән.
Бар да булды
тормышларда,
Кайгысы да, шатлыгы.
Үткәннәрдә калды бар да,
Тыныч булсын картлыгың.
Гашия Ризаева,
Балык Бистәсе.
Нет комментариев