Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Балык бистәсеннән- безнең каннар

Балык бистәсеннән- безнең каннар,

Кайнап аккан Чулман ярыннан!
Фәтхерахман, Сәет, Кадыйрлы да,
Роберт, Әхәт, Равил, Вакыйфлы да,
Хәлим Җәләй, Рауза ,Шәрәфиле-
Талантларга бик бай авылдан!
Балык бистәсеннән-безнең җаннар.
Мәртәбәле изге урыннан.
Көмеш-тәңкә патша сораткан,
Алтын балык тотып озаткан,
Имәненә илләр күз аткан,
Мамык шәлләренң җан яткан
Бай тарихлы Чулман ярыннан.
Безнең тамыр- Чулман ярыннан,
«Мөхәммәте»1 белән танылган.
«Ак каенга»2 нигез салынган,
Кабатланмас моңы 3 агылган,
Йөзүенә 4 дөнья табынган-
Олуг җаннар биргән авылдан.
Балык бистәсеннән-безнең каннар,
Ун Геройның туган ягыннан.
...Йә,әйтегез,кем канатсыз бүген
Безнең яктан, Чулман ярыннан.
Вазыйх Фатыйхов.


1. Мөхәммәт Гали-танылган мәгърифәтче.
2. Михаил Буббинов-язучы.
3. Михайлов-опера җырчысы.
4. Бухарин-йөзү буенча дөнья чемпионы,Олимпия уеннары призеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев