Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылы кызы 14 яшендә мәңгелеккә күзен йомды

Исэнмесез хормэтле редакция хезмэткэрлэре. Сезгэ 14 яшьлек Кече Эшнэк авылында 2017 елнын 17 октябренда жирлэнгэн Валиева Адилэгэ багышлап язылган бэетне жибэрэбез. Авторы Олы Эшнэктэ яшэуче Шайхетдинов Раис Гэлэветдин улы. Валиева Адилэ озак коннэр Мэскэу больнацасында ятты, бавырын алыштырдылар, лэкин организмы кутэрэ алмады ахры.... Ихтирам белэн, Наиль Салахутдинов Әдилә бәете. 2017...

Исэнмесез хормэтле редакция хезмэткэрлэре. Сезгэ 14 яшьлек Кече Эшнэк авылында 2017 елнын 17 октябренда жирлэнгэн Валиева Адилэгэ багышлап язылган бэетне жибэрэбез. Авторы Олы Эшнэктэ яшэуче Шайхетдинов Раис Гэлэветдин улы.
Валиева Адилэ озак коннэр Мэскэу больнацасында ятты, бавырын алыштырдылар, лэкин организмы кутэрэ алмады ахры....


Ихтирам белэн,
Наиль Салахутдинов

Әдилә бәете.

2017 елнын 17 октябренда катлаулы операциядэн соң 14 яшьлек Валиева Әдилә бу дөньядан бакыйлыкка күчте. Булачак әни, үзенең сабыйларына шатланып яшәргә тиеш бу изге җан бүген инде җир куенында. Бу юллар аңа багышланган.

Ике мең дә унҗиденең

Ноябре җиткәндә,

Ундүрт яшем тулган иде

Сезне ташлап киткәндә.

Әни, бәгырем, сабыр бул син

Түкмә күз яшьләреңне.

Бәхил булып киттем бит мин

Белдем бит хәлләремне.

Хыялларым ундүрт яшьтә

Чәлпәрәмә килделәр.

Гүрләремә үзем белән

Алар бергә киттеләр.

Әнкәй сиңа мең рәхмәтле,

Син безнең алтын кеше.

Абый белән икебезне

Үстердең бит берүзе(ң).

Тарттың фани дөнья йөген,

Бервакыт зарланмадың.

Булса да гаеплеләре

Беркемне каргамадың.

Белмәдем бит гөлләремнең

Мәскәүдә өзеләсен.

Әниемнең мине күреп

Үзәге өзеләсен.

Йә, Тәңрем, тормыш бирдең

Ник гомер бирмәгәнсең?

Кемнең, нинди гаепләрен

Минем өскә өйгәнсең?

Абый, җаным, тыңла мине

Әни өчен син калдың.

Икебез өчен дә яшә

Сиңа шундый наказым.

Тырыш, абый, берүк тырыш

Яхшы кеше булырга.

Әниебезгә терәк булып

Таянырлык улына.

Менә кайттым авылыма

Агач табут эчендә.

Туй күлмәге кебек ап-ак

Простыня өстемдә.

Кече Әшнәк урамнары

Ник халык белән тулган?

Капка төбен ап-ак итеп

Кар бөртекләре кунган.

Әнкәй мине кумгәчтен дә

Алар инде эрерләр.

Тәүлек буе яңгыр явар

Җирне яшькә төрерләр.

Кыш та үтәр, җитәр язлар

Кайтыр сабан кошлары.

Сезгә миннән сәлам булыр

Сайрар сандугачлары.

Инде кышны күрә алмам

Җәннәттә гел җәй икән.

Шул җәннәт бакчаларында

Бер очрашырбызмы икән?

Кешеләр гафу итегез,

Өметегезне өздем.

Терелер дип көттегез дә

Бу булды соңгы көзем.

Әнкәй тагын бер кат сорыйм:

Көчле булырга тырыш!

Яныңда яхшы кешеләр

Булма аларга кырыс.

Әнкәй син бит яшь әле,

Бер сабый апкайтырсың.

Шул сабыйның җаны булып

Бәлки мин яралырмын.

(Яныгызга кайтырмын)

Әй, кешеләр, сезгә әйтәм

Инде мине тыңлагыз.

Догалардан сез өзмәгез

Тик елап кызганмагыз.

Җәйләр җиткәч сабан туен,

Минсез сез үткәрерсез.

Тормышыгыз изге булсын

Соңыннан үкенерсез (үкенмәгез)

Барлык әтиләргә әйтәм,

Ятимнәр арттырмагыз.

Кыз-улларыгыз тугач

Аларны ташламагыз.

Йә илаһы иллалаһы

Җитәр Корбан гаете.

Ә бу булыр сезгә миннән

Әдиләнең бәете.

Рәис Шәйхетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев