Сөю килә... Күз яшьләрем түгеләләр, Син янда түгел. Яратылып юануга, Сусады күңел. Эзлим җиһанда күзләрең, Табасым килә. Ак болытларга ияреп, Чын сөю килә. Уйларымнан китмә ерак, Кал күңелемдә. Йөрәгемнең яртысы бул, Барлыгым синдә. Тормышымның кояшы бул, Балкып ян көн дә. Сөюеңне, назларыңны, Кызганма бер дә. Надежда Токранова.
Сөю килә...
Күз яшьләрем түгеләләр,
Син янда түгел.
Яратылып юануга,
Сусады күңел.
Эзлим җиһанда күзләрең,
Табасым килә.
Ак болытларга ияреп,
Чын сөю килә.
Уйларымнан китмә ерак,
Кал күңелемдә.
Йөрәгемнең яртысы бул,
Барлыгым синдә.
Тормышымның кояшы бул,
Балкып ян көн дә.
Сөюеңне, назларыңны,
Кызганма бер дә.
Надежда Токранова.
Нет комментариев