Җансыз йорт
Шигърият

Җансыз йорт

Кайттым, ләкин күпкә соңлаганмын, Минем гаеп - утсыз калуың. Җансыз куеныңда йөрәк елый, Тоеп минсез газаплануың. Еллар аварлыгы баскан иңең, Иелгәнсең кара туфракка. Якты күзләреңдә караңгылык, Үткен чагы инде еракта. Йөзләреңне кар-яңгыр каралткан, Сызгалаган җилләр җыерчык. Кичер мине, атам-анам йорты, Мин бит синең соңгы сыерчык! Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ. Казан фото от...

Кайттым, ләкин күпкә соңлаганмын,
Минем гаеп - утсыз калуың.
Җансыз куеныңда йөрәк елый,
Тоеп минсез газаплануың.

Еллар аварлыгы баскан иңең,
Иелгәнсең кара туфракка.
Якты күзләреңдә караңгылык,
Үткен чагы инде еракта.

Йөзләреңне кар-яңгыр каралткан,
Сызгалаган җилләр җыерчык.
Кичер мине, атам-анам йорты,
Мин бит синең соңгы сыерчык!

Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ. Казан

фото от автора.


Нет комментариев