Җан авазы
Әнә кояш җиргә төшкән, Урман өстен ялкын иткән, Кача-поса агачларга Офык буйлап китеп бара. Ә мин, гүя сабый бала, Чабам-чабам аңа таба, Шаян кояш көлә-көлә Алдан бара. Ә мин аны тотармын күк, Ерак түгел төсле ара... ... Ерак түгел безнең ара юкса... * * * Кояш кереп тулган өйгә, Каян...
Әнә кояш җиргә төшкән,
Урман өстен
ялкын иткән,
Кача-поса агачларга
Офык буйлап
китеп бара.
Ә мин, гүя сабый бала,
Чабам-чабам аңа таба,
Шаян кояш көлә-көлә
Алдан бара.
Ә мин аны
тотармын күк,
Ерак түгел төсле ара...
... Ерак түгел
безнең ара юкса...
* * *
Кояш кереп тулган
өйгә,
Каян тапкандыр безне?!
Көнозын сыйлыйм үзен,
Чәй эчәбез бергәләп,
Кояш белән...
икәүләп....
* * *
Тамчыдан күл җыела,
Юкка әйтмәгән халык.
Халыкның хаклыгына,
Яшим хәйраннар калып.
Рәфыйга Ихсанова.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев