Алай - болай була калса
Шигърият

Алай - болай була калса

Алай - болай була калса,

Килеп чыкса теге - бу,
Әпен - төпен китерербез,
Килде - киттегә без мул.

Барлы - юклы көчебезне
Әштер - өштер китереп,
Тиле - миле акылларга
Аңлатырбыз җиткереп.

Кирәк - ярак вакытында
Чиле - пешле хисләрне,
Вак - төяк сүзләр белән
Тыңлатырбыз күпләрне...

Исән - имин яшәү кирәк!
Ала - кола дөньяда.
Үткән - сүткәнне төзәтеп
Алыш - биреш ясарга.


Роберт Шаймарданов.

12.02.15.


Нет комментариев