Ачы язмыш
Шигърият

Ачы язмыш

Гарип диеп, кырын карамагыз,

Нишлисең бит Ходай язмышы.

Үз-үземне шулай юатам мин,

Әллә табибларның ялгышы.

Гарип диеп, мине кызманмагыз,

Туганнарым, атам, анам бар.

Тулы хокук белэн сезнең кебек,

Җирдә яшәүләргә хакым бар.

Гарип диеп, миннән сез көлмәгез,

Йөрәгемдә тирән ярабыз.

Мине аңлар өчен, бары бер көн,

Минем хәлдэ яшәп карагыз.

Фәнис Мөхәммәтҗанов

Яр Чаллы

Фото: http://cloudadmin.euroradio.fm/sites/default/files/article/miniatures/2015/09/invalidy_11.jpg


Нет комментариев