Җылылар чигенми, яңгыр яву да ихтимал
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Җылылар чигенми, яңгыр яву да ихтимал

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана, яңгырлар көтелә.

Кайбер урыннарда төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә сакланырга мөмкин. Шуңа да юлларда игътибарлы булу кирәк.

Татарстанда көндезге сәгатьләрдә 16-21 җылы булачак. Иң җылысы - көнбатышта һәм төньяк-көнбатыш районнарда булачак.

Казанда явым-төшем күзәтелми. Көндезге һава температурасы 19-21 градус чамасы саклана.

17 сентябрьгә каршы төндә республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшемнәр вәгъдә ителми. Һава температурасы 6 градуска кадәр төшә.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48779

Фото: http://st.gde-fon.com/wallpapers_original/wallpapers/544447_(www.Gde-Fon.com).jpg


аязучан болытлы һава торышы саклана

Нет комментариев