Агымдагы елның яз айларында белгечләр быел да бал узган еллардагы кебек мул булыр дип фаразлаган иде, чөнки республикада табигать шартлары бал кортлары өчен уңай санала. Чынлап та, соңгы елларда умартачылар чын мәгънәсендә балга тиенде. Аны кая куярга белми аптыраучылар да булды, хәтта.
Умартачы булырга теләүчеләр күп...
- Татарстанда умартачылык тармагы һәрдаим үсештә. Хәзерге вакытта республикабыз бал корты гаиләләре саны буенча Россиядә икенче урынны били, - дип ассызыклаган иде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык идарәсе җитәкчесе Рәшит Сафиуллин киңәшмәләрнең берсендә.
Республикада умартачылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Мәсәлән, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтына әлеге белгечлек буенча белемнәрен арттыру өчен республиканың төрле районнарыннан ел саен 70-80 кеше килә икән.
- Узган ел барлыгы 72 кешене укыттык. Быел аларның саны бераз кимеде - 40ка якын иде. Ләкин бу әле бездә укырга теләүчеләрнең барысы да түгел. Алар шулкадәр күп ки, махсус график буенча кабул итәргә туры килә. Кагыйдә буларак, болар - умартачылык турында бик аз белүче кешеләр, - диде әлеге институтның укыту-методик эшчәнлек буенча проректорыЭлеонора Хафизова.
Институтка укырга килүчеләрне бал кортлары авырулары, аларны үрчетүнең яңа технологияләре һәм бу өлкәдәге уңай тәҗрибә кызыксындыра икән.
Быел 5 тапкырга кимрәк
Быел табигать республиканы балсызлык белән сынап карарга уйлады, ахрысы. Умартачыларның күбесе быел балның бик аз булуы турында әйтә. Бу, беренче чиратта, һава торышы белән бәйле.
- Һава торышы бал кортлары өчен әйбәт булмады. Башта көннәр эссе торды - шунлыктан бал төшмәде. Аннары кинәт кенә салкынайтып җибәрде. Нәтиҗәдә, бал бик аз җыелды - былтыргының өчтән бере кадәр генә, - диде Арча районының умартачылар җәмгыяте җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиев.
Балның ни дәрәҗәдә аз булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Узган ел умартачылар бер оядан якынча 30 килограмм бал суыртса, быел бу күрсәткеч нибары 6-7 килограмм тәшкил итә. Бу - аның күләме 5 тапкырга кимрәк дигән сүз.
- Мондый вәзгыять бездә генә күзәтелми, билгеле. Башкортстанда да, башка җирләрдә дә шулай. Юкә балы исә бөтенләй юк. Ә без аны бик көткән идек. Юкә суык вакытта чәчәк атты, шуңа балсыз булды, - дип сүзен дәвам итте җитәкче.
Өч литрлы банка - 1 500 сум
Ядкәр әфәнде сүзләренчә, бал күп булу түгел, ә аның булмавы - проблема.
- Узган ел бал артык күп дип зарландылар, аһ-ваһ иттеләр, кая куярга белми аптырадылар. Ә мин әйтә килдем: Аллһы Тәгалә биргән икән, торсын. Бал сөт түгел, бозылмый. Быел бар дип кенә, икенче елга ул булмаска да мөмкин бит. Дөрестән дә шулай булды - быел бал юк. Хәзер берсе дә дәшми, - диде Ядкәр Мөхәммәдиев.
Шунысы сөендерә: узган елдан калган бал умартачыларда шактый күп икән. Кайберәүләрдә ул 2-3 тоннага (!) кадәр җитә.
- Шуңа күрә бал аз дип курыкмыйбыз. Узган елгы балга берни дә булмаган, сыйфаты яхшы. Хәер, яңа балның бәясе артачак инде. Хәзергә бер килограммын 350 сумнан сатарга уйлыйбыз. Бу - өч литрлы банкасы якынча 1500 сум торачак дигән сүз. Алга таба ул артырга да мөмкин. Узган елны кайберәүләр балның 3 литрын 850 сумга да сатып җибәрде, - диде Ядкәр әфәнде.
Карабодай белән көнбагыш булса...
Бөгелмә районында яшәүче умартачы Фәрит Шәфигуллин да быел балның аз булуын ассызыклый. Хәер, аның сүзләренчә, әлеге продуктның аз булуы һава торышына гына бәйле түгел.
- Әлбәттә, һава торышы зур роль уйнады. Шулай да, соңгы елларда бездә карабодай, көнбагыш мәйданнары кимеде бит. Әгәр әлеге культуралар игелә торган басулар булса, кортлар хәзер дә бал җыя алыр иде. Кызганычка, андый мөмкинлек тә, бал да юк. Минем үземдә быелгы бал күләме узган ел белән чагыштырганда 2-3 тапкырга кимрәк. Узган елларны якынча 40 фляга суыртсам, быел 15-20 генә булачак, - диде Фәрит әфәнде.
Балның аз булуы кырларга сибелә торган пестицид һәм гербицид күләменең шактый зур булуы белән дә бәйле икән.
- Хәзер бит чүп үләннәренә каршы шушы чаралар ярдәмендә көрәшәләр. Әлеге химик матдәләр бал кортларының 50 процентын юкка чыгарырга сәләтле, - дип аңлатты умартачы.
Соңгы елларда Татарстан балга бай төбәккә әверелгән иде. Күп кенә умартачылар балларын кая куярга белми интекте. Быел исә республикада соңгы 3-4 елга беренче тапкыр әлеге продуктка ихтыяҗ барлыкка килергә мөмкин.
Нет комментариев