Законлылык һәм хокукый тәрбия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Котычкыч авария: үлүчеләр бар(фото).
Шаһитлар чыганагыннан алынган хәбәргә караганда, Чырпы белән Имәнкискә арасындагы күпердә ДЭУ Матиз белән Мицубиси машиналары бәрелешкән.Үлүчеләр бар дип хәбәр итә чыганак.
-
Пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысы вафат булган
Узган шимбә көнне Түбән Камада тугызынчы класста укучы егетнең күзенә пуля эләккән иде.
-
Маньякны тотарга булышучыга 3 миллион сум вәгъдә итәләр
Серияле рәвештә үтерүче ир-ат инде 22 хатын-кызны үтергән.
-
Төнге куркыныч авариядә 24 яшьлек егет үлә,
Исерек егетләр ашыгыч ярдәм машинасына бәрелгән, берсе үлгән.
-
"Әйтергә дә куркам бу сүзне", - ди Балык Бистәсе укучысы
"Коррупция"... Хәзерге буын, ни кызганыч, колакка ятыш булмаган, әйтергә авыр бу сүзне лексиконында еш куллана.
-
Әлмәттә укучы белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучыга бүген хөкем карары йомшартылды
Бүген республиканың Югары суды Румия Хөсәенованың эшен караган. Әлмәт шәһәр суды аны укучы кыз белән җенси мөнәсәбәтләре өчен шартлы рәвештә өч елга хөкем иткән иде. Прокуратура бу карарны бик йомшак дип тапты һәм кабаттан карауларын таләп итте. Апелляция таләбе канәгатьләндерелмәгән. Судьялар коллегиясе шартлы срокны ике айга киметкән хәтта. Шулай итеп...
-
Кануннар таләбе - эшчәнлегебез нигезе
Прокуратура хезмәткәрләре бу көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең төп бурычыбыз-җәмгыятебезне дәүләтне кануннар бозучылардан, явыз мәкерле гамәлләрдән һәм шул ук вакытта гражданнарны дәүләт органнары ягыннан булган кимсетелүләрдән саклау. Тагын да тәгаенли төшкәндә, шәхеснең, гражданинның Конституциядә каралган хокукларын, иреген, шулай ук дәүләтчелек һәм җәмгыять мәнфагатьләрен саклау, хокук кануннарының үтәлешен тәэмин...
-
Балык Бистәсендә наркотикларга каршы комиссиянең киңәшмәсе булды
Узган чәршәмбе көнне Балык Бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы комиссиясенең узып баручы елдагы соңгы киңәшмәсе булды. Анда комиссиянең 2016 елдагы эшчәнлеге анализланды. Наркотик, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау буенча күрелгән чаралар бизмәнгә салынды.
-
Азнакайда бер хатын машина тәгәрмәчләре урлаган
Без хатын-кызларның машина йөртүенә дә, көчле затлар башкарырга тиешле хезмәтләрне башкаруларына да күнегеп беттек. Әмма, ни кызганыч, җинаятьләр кылуда да гүзәл затлар ир-атлардан калышмый бүген. Узган атнада Чемодур авылындагы йорт кырына куелган машинадан 3 кышкы тәгәрмәч, инструментлар урлыйлар. Оператив-тикшерү вакытында угрының Актүбә бистәсендә яшәүче хатын-кыз булуы ачыклана. Чыганак: aznakaevo-rt.ru
-
Әлмәттә ир-ат үзенең җиде айлык улын кыйнап үтерә язган [коточкыч хәл]
13 декабрьда Әлмәт шәһәрендә полиция хезмәткәрләре 42 яшьлек ир-атны хатынын һәм җиде айлык улын кансыз рәвештә кыйнаганы өчен тоткарлыйлар. Бу вазгыятьтән соң, «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. //Kazanlive.ru// 42 яшьлек Юрий А. белән декрет ялында булган 42 яшьлек граждан хатыны Елена М. арасында каты...
-
Кешене урлап, акча таләп итәләр
Кая барабыз без? Ник болай бу дөнья? "Әлмәт таңнары"ннан алган мәгълүматларга караганда, укучылар кеше урлап, акча таләп иткәннәр. Якынча мәгълүматларга караганда, өч егет корбаннарын К. Цеткин урамында очраталар. Машинага алып кереп, алар аны төне буе шунда тота. Тикшерүчеләр егетләрнең "Җенси көчләү" маддәсе буенча элек тә хөкем ителгән булуларын ачыклаган. 17...
-
Мастерны урманга кертсәң....
"Кама урманчылыгы"ның Шомбыт участогы мастеры "Р" үзен урманның чын хуҗасы итеп тойган күрәсең.
-
Балык Бистәсе район суды рәисе "Туры элемтә"дә сорауларга җавап бирде
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе район суды рәисе Марс Наил улы Миндубаев 2016 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр "Авыл офыклары" район газетасы укучылары белән "Туры элемтә" үткәрде.
-
Законсыз юл белән җир үзләштерү юнәлешендә барлыгы 240 җинаять очрагы ачыкланган.Шул исәптән Балык Бистәсендә
Җир һәм күчемсез милек белән эш итү өлкәсендә полиция хезмәткәрләре быел 348 җинаять очрагын ачыклаган. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итте.
-
Гражданнарны кабул итү
15 декабрь көнне Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Сергей Старостин 10.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Балык Бистәсе прокуратурасы бинасында (Зәки Шәймәрданов урамы, 69 А йорт) гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 2-20-07; 2-26-89. фото: prokrt.ru