Законлылык һәм хокукый тәрбия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсендә вәкаләтле вәкил кабул итәчәк
13 декабрь көнне район мәдәният йортында 12.30 дан 13.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин Балык Бистәсе районында балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү үткәрәчәкләр. Алар мәгариф...
-
Мәскәүдән наркотик алып килүчене тоткарлаганнар
1 кг 600 гр синтетик наркотик әйләнештән алынган. Әлмәткә ул кеше даими рәвештә наркотик кайтара торган булган. Казан, Чаллы һәм Түбән Кама кебек эре шәһәрләрдә аны вак дозаларга бүлеп, кире сата торган булганнар. Әлеге каналны Әлмәт наркоконтроле хезмәткәрләре ачыклап, ябуга ирешкән. Тулаем алганда 2016 елның 11 аенда әйләнештән 3 кг...
-
Балык Бистәсе Корноухово авылы яшьүсмерләре белән очрашу үткәрелде
Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО- ООН) игълан иткәнчә 9 декабрь халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
-
Балык Бистәсендә гражданнарны кабул итү булачак
15 декабрь көнне Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Сергей Старостин 10.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Балык Бистәсе прокуратурасы бинасында (Зәки Шәймәрданов урамы, 69 А йорт) гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 2-20-07; 2-26-89 фото: kazan-sova.ru.
-
2нче колониядә ни булган
Бүген Казанның 2нче колониясендә атыш, шартлау тавышлары ишетелде. Бу хакта хәбәр итүчеләр күп булып чыкты. Татарстан буенча Россия УФСИНның пресс-хезмәт җитәкчесе моңа аңлатма бирде. - План нигезендә өйрәнүләр бара. Ул ИК-2 территориясендә түгел, аның белән янәшәдә уздырылды. Массакүләм тәртип бозуларга каршы эшчәнлек күнекмәләрен өйрәндек, - диде ул. Чыганак: atnya-rt.ru
-
Балык Бистәсендә гражданнарны кабул иттеләр
Бүген район Мәдәният йортында Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин гражданнарны кабул итте.
-
Татарстанда укучы 11 меңлек туңдырма урлаган
14 яшьлек укучыны киосктан туңдырма урлаганда тотканнар.
-
Балык Бистәсендә Республика прокуроры урынбасары гражданнарны кабул итәчәк
30 ноябрь көнне Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Сергей Старостин 10.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Балык Бистәсе прокуратурасы бинасында (Зәки Шәймәрданов урамы,69 А йорт) гражданнарны кабул итә.
-
Прокурор да искәртә
Район прокуроры, юстиция киңәшчесе Руслан Шакирҗанов аңлатма биргәнчә, 2015 елның 23 ноябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясе Салым кодексының 2 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль Закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 409 маддәсе 1 пунктына үзгәрешләр кертелде.
-
Вәкаләтле вәкил килә
13 декабрь көнне Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин Балык Бистәсе районында балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү үткәрәчәкләр.
-
Сак булыгыз! Кырыкалдар йоклап ятмый
Республикада кырыкалдарлар корбаннары арта. Күптән түгел генә шәһәр районнарының берсендә яшәүче интернет аша автомобиль сатып алу мәсьәләсен хәл итеп, 150 мең сум акчасыннан колак кага. Сатучы тапталган схема буенча үзенең банк картасы номерын смс хәбәр итеп җибәрә һәм шул счетка 46 мең акча салуын сорый. Аннары тагын 100 мең кирәклеге...
-
Баласына этил спирты эчергән хатынның бер кызы – вафат, ике улы – приютта
Алексеевск районының Ялкын авылында яшәүче 29 яшьлек Римма Черчесова кеше ышанмаслык җинаять кыла. Июль аенда туган баласының ризыгына ул ике ай буе спирт кушып бирә. Этил спирты белән агуланып, ана назының ни икәнен дә тоярга өлгермәгән сабыйның йөрәге туктый...
-
"Турыдан туры элемтә"дә район суды рәисе
Балык Бистәсе район суды рәисе Марс Наил улы Миндубаев 2016 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр «Авыл офыклары» газетасы укучылары белән «Туры элемтә» үткәрәчәк. Сез үзегезнең җир, гаилә, торак закончалылыгы, балигъ булмаган балаларга кагылышлы һәм юридик яктан кызыксындырган башка күп төрле сорауларыгызны 884361-20-111 (район суды), 884361-23-187 (редакция) телефоннары аша юллый...
-
Ана сөте белән кермәсә
Узган атна ахырында район балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышыбулды. Беренче булып комиссия каршына район үзәге мәктәпләренең 8-10 сыйныфларында укучы 4 үсмер һәм аларның ата-аналары басты. Бу "геройлар" ниндидер юк кына сәбәп табып бер яшьтәшләрен кич белән йортыннан чакырып чыгарганнар һәм читкәрәк алып китеп кыйнаганнар....
-
Алтын тапкан өчен суд эскәмиясенә эләккән
Халык әйтмешли, бирәм дигән колына...