Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район хуҗалыкларында тулы куәткә терлек азыгы туплау дәвам итә
Күпчелек хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрнең беренче чабымын төгәлләделәр инде.
-
Яшел урак
Тулы куәткә дәвам итә
-
Игенченен унганлыгы кырларыннан куренэ
Бу атна башында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев, “Россельхозцентр”ның Балык Бистәсе районы буенча филиалы начальнигы Гомәр Шиһапов, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы махсус комиссия район хуҗалыкларының чәчүлекләрен карап бәяләделәр.
-
Эш кайный басуларда
Моннан сигез ел элек Бирдебәк авылы җирлегендә оештырылган Бариев крестьян-фермер хуҗалыгы нигездә терлекчелек белән шөгыльләнә, сөт, ит җитештерә. Бүгенге көнгә 378 баш мөгезле эре терлекләре бар икән, шуларның 174 е савым сыерлары. 608 гектар мәйданны биләгән бөртекле культуралары мул уңыш вәгъдә итеп күкрәп утыралар. Төп табыш чыганагы терлекчелек булганлыктан “яшел урак”ка ныгытып әзерләнгәннәр биредә.
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары “яшел урак” ка төштеләр
Гөрләп узган Сабантуйлардан соң районыбыз хужалыклары «яшел урак»ка төштеләр. Югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләү-терлекчелектә иң мөһим бурыч булып тора.
-
Балык Бистәсе "Кулон-Агро" хуҗалыгында район алдынгылары эшли
Өстәлләребездә хуш исле икмәк булу белән без беренче чиратта тырыш игенчеләребезгә бурычлы.
-
Тормыштан – ямь, хезмәтеннән тәм табып яши "Кама-Агро" хуҗалыгы механизаторы Фәйзрахман Фазлыев
Чәчү вакыты авыл хуҗалыгында иң җаваплы чорларның берсе. Туфракны әзерләү, бөртеклеләрне һәм техник культураларны чәчү һәм аларны төрле авыру, корткычлардан, чүп үләннәрдән саклау эшләрен сыйфатлы итеп башкару яңа уңышка ныклы нигез сала.
-
"Кулон-Агро" хуҗалыгында сөт чишмәсе мул ага
“Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Яңавылдагы терлекчелек комплексын районның мул сөт чишмәсе белән чагыштырсак та һич арттыру булмас шәт. Район җитештергән барлык сөтнең 24 проценты нәкъ менә шушы хуҗалык өлешенә туры килә. Һәр көнне 12200 килограмм сөт савалар биредә. Әле кайчан гына бу урында ялан кыр иде бит.
-
Балык Бистәсе районы "Кулон-Агро" хуҗалыгы терлекчеләре Сабантуйга зур уңышлар белән аяк атлыйлар
Янавыл авылы янындагы “Кулон-Агро” хуҗалыгының терлекчелек комплексына килеп җиткәч безне каравылчы Зөбәрҗәт Кыяметдинова елмаеп каршы алды. Бинаның заманча җиһазланган эш бүлмәсендә үзеңне өйдә кебек хис итәсең. Бераз вакыттан соң без терлекчелек цехы начальнигы Фәнис Садыйков янына юнәлдек. Сөйләшүебез дә хуҗалыкның ирешкән уңышларыннан башланды.
-
Районда кыр эшләре яхшы темпта бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 майга районда планда каралган 50,4 мең гектар мәйданнарның 39 мең гектарында чәчү үткәрелгән.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге махсус комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде
Узган атна ахырында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге махсус комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
-
Уңыш нигезе - тырыш хезмәт
“Бариев” крестьян-фермер хуҗалыгының Сабакаево товарлыклы-сөтчелек фермасы районда алдынгылардан санала. Биредә барлыгы 562 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 342 башы савым сыерлары. Бүгенге көнә 271е савыла. Алардан тәүлеккә 5441 килограмм сөт алалар. Бер сыерга көнлек савым уртача 20 килограммны тәшкил итә.
-
“Бариев” крестьян-фермер хуҗалыгы сөт җитештерү буенча уңышлы эшли
Бүгенге көндә “Бариев” крестьян-фермер хуҗалыгы сөт җитештерү буенча уңышлы эшли.
-
Балыкбистәлеләр: Бал кортларының нинди токымы яхшырак?
Яңа умартачылык сезоны ачылырга нибары бер ай чамасы вакыт калып бара. Һәр умартачы түземсезлек белән кортларның беренче язгы очышын көтә, мул бал уңышына өметләнә. Күпләр кыш көне яңа умарта оялары, рамкалар ясыйлар, кәрәз, балавыз, башка кирәк-яраклар әзерлиләр. Әмма кызганычка каршы, кортларның токымы турында онытып җибәрәләр. Ә югары товарлыклы продукция алуда, кортларның уңышлы кышлавында бу фактор зур роль уйный бит. Бүген без кортларның токымнары, аларның үзенчәлекләре турында аквакультура һәм умартчылык буенча дәүләт инспекторы Марсель Нуриев белән сөйләшәбез.
-
Ни чәчәреңне алдан кайгырт
Яз җитәргә озак вакыт калмады. Кыр эшләрен үткәргәндә сыйфатлы чәчүлек орлыгы юнәлтү турында уйланырга вакыт җитте. Бу өлкәдә эшләрнең торышы белән таныштыру сорап, Татарстан республикасы “Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе Гомәр Шиһаповка мөрәҗәгать иттек.