Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хезмәтләре шатлык китерә

 “Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендәге уңышлар күптән инде район чикләрен үтеп республика күләменә чыкты. Терлекчелектәге уңышлары телевидение, республика матбугаты битләрендә яктыртылды.

 Бүгенге көндә нинди яңалыклар белән яши кулонлылар? Шул турыда белергә теләп без комплекс начальнигы Фәнис Садыйков белән элемтәгә кердек.

Бездә “Сычевская” һәм “Швицкая” токымлы мөгезле эре терлекләр асрала.  Сөтләре аксымга бай, майлылыгы югары булуы җитештерүчәнлекне тагын да арттыра. Хәзерге вакытта комплекстагы 1763 баш терлекнең 800е савым сыерлары. Шулардан тәүлегенә 14 тонна сөт алына,ди ул.

Уңган терлекчеләре, савымчылары турында горурланып сөйли Фәнис Садыйков. Әнә, Әлфия Гайнуллина биредә комплекс ачылганнан бирле эшли икән. Тырышлыгы, уңганлыгы белән башкаларга да үрнәк санала. Группасындагы 62 баш сыерның һәркайсыннан  тәүлегенә 21 килограмм сөт ала алдынгы савымчы. Венера Фәхриева белән бергәлектә, бер-берсенә ярдәмләшеп эшли алар. Венера Мамадыш районы Түбән Сөн авылыннан вахта ысулы белән килеп йөрсә дә, хезмәтеннән канәгать. Күңел биреп эшләгәнгә күркәм уңышлар яулана да инде.

Фәрвәз Каюмова.

фото от автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса