Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең “Гобәйдуллин” хуҗалыгында эш кайный

Көз аена матур көннәр белән атладык. Урып-җыю эшләре вакытында тәмамланды. Игенче механизаторларыбыз аяз, җылы көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып  калырга омтылдылар. Бу көннәрдә хуҗалыкларда көзге чәчү, туфрак эшкәртү бара.  

 – Көннәр гел болай матур тормас инде торуын. Шулай да “Әбиләр чуагы”ның озакка сузылуы күп эшләрне башкарырга мөмкинлек бирде,–ди “Гобәйдуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Камил Гобәйдуллин.

– Бүгенге көндә техник культуралар белән бергә 800 гектар чәчүлек җиребез бар. Шуның 230 гектарына көзге арыш чәчтек. Җыеп алган уңышларыбыз да куанырлык булды.

Эш нәтиҗәләреннән канәгатьлеге сизелә җитәкченең. Арпа, бодай, солыдан алынган уңыш әлеге хуҗалыкта уртача 30 центнердан артыкка туры килә. Язгы чәчүдән башлап бүгенге көнгә кадәр игенчеләр төшке һәм кичке кайнар аш белән урыннарда тәэмин ителгән. Моннан тыш хуҗалык эшчәннәренә җәй көне терлекләре өчен печән, салам да бүлеп бирелгән.

–Хезмәт хакы вакытында түләнә, зарланыр урын юк, –ди механизатор Мөнир Зәйнетдинов. –Эшләгән кешегә хөрмәт бар. Язын чәчүдә катнашсам, соңрак КСК комбайнында сенаж салуда эшләдем. Хәзер МТЗ-50 тракторында хезмәт куям.

1985 елдан бирле тракторда эшләгән Олы Укмас егете Мөнир Зәйнетдиновның эш тәҗрибәсе күпләр өчен үрнәк. Хәер, хуҗалыкта очраклылар юк та. Камил Гобәйдуллин алдынгыларны бармак бөкләп санамый, һәркайсын мактап телгә ала. Хезмәтләренә җаваплы караган игенче-механизаторлар мактауга лаеклылар да.

Фәрвәз Каюмова.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса