Балык Бистәсе районы "Кулон-Агро" хуҗалыгы терлекчеләре Сабантуйга зур уңышлар белән аяк атлыйлар
Янавыл авылы янындагы “Кулон-Агро” хуҗалыгының терлекчелек комплексына килеп җиткәч безне каравылчы Зөбәрҗәт Кыяметдинова елмаеп каршы алды. Бинаның заманча җиһазланган эш бүлмәсендә үзеңне өйдә кебек хис итәсең. Бераз вакыттан соң без терлекчелек цехы начальнигы Фәнис Садыйков янына юнәлдек. Сөйләшүебез дә хуҗалыкның ирешкән уңышларыннан башланды.
– Терлекчелек комплексы киңәя бара, күп эшләр эшләнгән инде,- диде ул районда сөт җитештерү буенча алдынгыларның берсе булган хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырып. –Агымдагы елның биш аенда 12512 центнер сөт җитештерелде, бу планга карата 127 процент. Һәр сыердан 2737 килограмм сөт савып алынды.
Терлекчелек комплексының икенче чираты файдалануга узган елның декабрь аенда тапшырылган. 4 бинаның икесендә 500 баш савым сыеры, икесендә 6 айдан зур -300 баш һәм ике айдан зуррак 115 баш бозау асрала. Смоленск өлкәсеннән 500 баш нәселле тана алып кайтканнар. Аларның генетикасы бик яхшы, рекордчылары да бар. Кайберләре–34, хәтта 46,3 килограмм сөт бирүчеләре дә бар. Фәнис Садыйковның эш компьютерында терлекләр турында. Бүгенге көндә 9 терлекчелек бинасында 1700 дән артык терлек санала. Шуларның 693 е савым сыерлары.
(Язманы тулысынча газетадан укый аласыз)
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа