Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районыбызда хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә
Бүген районыбызда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге начальнигы Ришат Булатов җитәкчелегендәге махсус комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерә.
-
«Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» җәмгыяте районыбызда зур хуҗалыкларның берсе булып санала
«Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» җәмгыяте районыбызда зур хуҗалыкларның берсе булып санала. Аның карамагында 11007 гектар сөрү җирләре бар. Шушы мәйданның 6431 гектары чәчүлек һәм 865 гектары пар җирләреннән санала. Агрегатлар, трактор, комбайннар ремонтлана, сафка басарга әзерләнә. “Язның бер көне ел туйдыра” дигәндәй, хезмәткәрләр бар хәстәрне алдан ук күрә башлаганнар. Чәчү башлану белән тоткарлыксыз, вакытында кырга чыгарга исәпләре.
-
Балык Бистәсендә 13 хуҗалык ашламага субсидия алдылар
Ашлаган җир аш бирә, ди халык.
-
Венера Хафизова : " Саву аппаратлары эшне күпкә җиңеләйтә, кулдан сауган вакытлар да күп булды"
Яңа Арыш авылында гомер кичерүче Венера Хафизова “Азык-төлек коорпорациясе”ндә сыер савучы булып эшли. Без килгәндә фермадан кайтып, өй эшләрен башлаган вакыты иде аның.
-
Мөдәррис Шәрифҗанов: " Һәр эшне үз вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына уңышка ирешергә мөмкин"
Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлек башланган инде. Төп көч биредә шуңа юнәлтелгән. «Һәр эшне үз вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына уңышка ирешергә мөмкин», - ди хуҗалык хезмәтчәннәре.
-
Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, аларны алып калырга кирәк
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
-
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде(фоторепортаж)
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде(фоторепортаж)
-
Илдус Хатыйпов: Авыл хуҗалыгындагы бөтен проблемалар да хисап булмаганнан
Мал табибы Илдус Хатыйпов “Татар-информ”га интервьюсында бүгенге авыл хуҗалыгына анализ бирде, сөтне ничек арттырырга, ничек итеп ашатырга, авылга кадрларны ничек кайтарырга кирәклеге турында сөйләде.
-
Балык Бистәсе районында терлекчелек продукциясе җитештерү арткан
Көз айлары - терлекчеләр өчен гаять җаваплы чор. Продукция алуны киметмим дисәң, малларны бернинди дә өзеклекләргә юл куймыйча тиешле рацион буенча ашатырга, ветеринария, зоотехника кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
-
Гомерен туган җиренә багышлаган егет
“Гобәйдуллин” крестьян фермер хуҗалыгында хезмәт куючы Олы Укмас егете Рафаэл Фатыйховны белмәгән кеше юктыр.
-
Балык Бистәсенең “Гобәйдуллин” хуҗалыгында эш кайный
Көз аена матур көннәр белән атладык. Урып-җыю эшләре вакытында тәмамланды. Игенче механизаторларыбыз аяз, җылы көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга омтылдылар. Бу көннәрдә хуҗалыкларда көзге чәчү, туфрак эшкәртү бара.
-
Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә
Терлекчелек Кышлатуга күчкәндә продуктлылыкны киметмә
-
Балык Бистәсенең шәхси ярдәмче хуҗалыклары саллы ярдәм алдылар
Соңгы елларда дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга төрле грантлар, субсидияләр рәвешендә саллы гына ярдәм итә.
-
“Мәк - 2019” операциясе бара
Республикабызда наркотиклы культураларның законсыз чәчүлекләрен ачыклау һәм юк итү, наркотик матдәләрне әзерләүчеләрне, сатучыларны тоткарлау максатыннан “Мәк-2019” ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе бара.
-
Хезмәтләре шатлык китерә
“Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендәге уңышлар күптән инде район чикләрен үтеп республика күләменә чыкты. Терлекчелектәге уңышлары телевидение, республика матбугаты битләрендә яктыртылды.