Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гомерен туган җиренә багышлаган егет

“Гобәйдуллин” крестьян фермер хуҗалыгында хезмәт куючы Олы Укмас егете Рафаэл Фатыйховны белмәгән кеше юктыр.

   Җир эшкәртү, чәчү буенча алдынгылар рәтендә тора ул. Заманында фотосы почет тактасыннан төшмәгән. Тырыш хезмәте өчен бүләкләнгән район һәм республика грамоталары бихисап.

     Без килгәндә трактор паркында корыч аты янәшәсендә иде ул. “Кич ватылган иде, җыеп чыктым менә, хәзер сукага китәм. Һәр көнебез дә кадерле. Уңышны җыеп тапшырып, кырны эшкәртеп калдырырга кирәк”,-дип сүзен башлады Рафаэл абый. “Кайда туган-шунда ярап куйган”, ди халык. Туган авылының җанга якын кырлары үзенә тарткан аны. Армия сафларыннан кайткач, колхозда Т-16 арбалы тракторда эшли башлаган егеткә соңыннан МТЗ-80, К-700ны иярләргә туры килә. Белеме дә җитәрлек, барлык төр техника өчен дә категорияләре бар. Олы Укмас, Керәшен Казысы колхозларында эшли ул. Кыр эшләрендә алдынгылыкны бирми. 1982 елларда 270 центнер бәрәңге алып район буенча беренче урынга чыга алар, шуннан 7 кеше Казанда өч көнлек конференциядә катнашып кайталар. 

“Гобәйдуллин” крестҗян фермер хуҗалыгында алтынчы ел хезмәт куя ул. Язын Рафаэль абый кыр эшләрен җир сукалау белән башлап җибәрә. Аннан чәчү вакытында катнаша. Пай җирләрен дә эшкәртә әле ул. Печән чабу, җыю эшләрендә дә өлеш кертә. Уңышларны җыеп алгач, кабаттан җир сукалауга күчә. Кыш көне дә хуҗалыкта эш бетми. Малларга печән бирү, асларны чистарту эшләрен башкара. “Иртән өчтә торып, малларны ашатып китәм. Бишләрдә эштә булам. Хезмәтемне яратып башкарам, сыйфатлы эшләргә тырышам. Хезмәт хакыбыз да яшәрлек. Кызу кыр эшләре вакытында 35-40 меңләп була. Хуҗабыз әйбәт, эшләгән кешегә хөрмәт белән карый. Печәнне күпме кирәк шуның кадәр алып була. Икмәкне сатып алабыз”,-дип сөйли Рафаэл абый.  Һәр көне басуда, күп вакыт төннәрен генә кайтып керә өйгә ул. Тормышны, хуҗалыкны барлау тормыш иптәше Руфия апа карамагында. Ике сыер, бишәр үгез, бозаулар, сарыклар, үрдәкләр асрыйлар алар. Өч ел элек зур абзар салып куйганнар. Маллар асрау өчен шулай уңайлыклар тудырганнар. Бүгенге көндә ике баласы  тормышта үз урыннары тапканнар. Рафаэл абый белән Руфия апаның сөяргә өч онылары бар. Хезмәт алдынгысы авылдашлары арасында абруйлы кеше.  Ул хезмәт ветераны. Эш өчен янып торучы, намус белән башкаручы тырыш кешеләр булганда хуҗалыклар яшәр, гөрләп торыр.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса