Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда язгы кыр эшләре  көннән-көн киңрәк колач ала

Районда язгы кыр эшләре  көннән-көн киңрәк колач ала. Күпчелек хуҗалыклар кырларга чыктылар инде. Кайберләрен туфрак өлгереп җитмәү генә кулларыннан тота.

  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9300 гектар мәйданнарда көзге культуралар тукландырылган. Бу барлык мәйданның 81 процентын тәшкил итә. 11400 гектар (76%) мәйданнарда купьеллык үлән участоклары ашланган. 3900 гектарда күпьеллык үлән участоклары, 2400 гектардан артык туңга сөрелгән участоклар тырмаланган. “Логос”, “Кама-Агро” җәмгыятьләре, Габдриев,Галяветдинов, Закирова  крестьян-фермер хуҗалыклары көзге культуралар тукландыруны төгәлләгәннәр дә инде. “Кулон-Агро”механизаторлары  көзге культураларның 64 процентын,  “ВЗП Балык Бистәсе”ндә  68 процентын тукландырганнар.

“Кама-Агро”, “ВЗП Балык Бистәсе”, “Зюзино” хуҗалыкларында Галяветдинов крестьян-фермер хуҗалыгында  туңга сөрелгән участокларын тырмалау   тулы куәткә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса