Балык Бистәсе районында терлекчелек продукциясе җитештерү арткан
Көз айлары - терлекчеләр өчен гаять җаваплы чор. Продукция алуны киметмим дисәң, малларны бернинди дә өзеклекләргә юл куймыйча тиешле рацион буенча ашатырга, ветеринария, зоотехника кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 аенда район хуҗалыклары барлыгы 13514 тонна сөт (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 104 %), 2317 тонна ит (106%) , шул исәптән, сентябрь аенда 1465 тонна сөт, 262 тонна ит житештергәннәр.
Сөт җитештерүдә районда “Кулон Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте лидерлык итә. Агымдагы елның 9 аенда бу хуҗалык уңганнары тулаем 2853 тонна, шул исәптән сентябрь аенда 406 тонна сөт җитештерделәр. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 141 процентны тәшкил итә. Сыерларның продуктлылыгы 22,3 килограммга тигез.
Амирбикян (130 %), Бариев (105%) крестьян-фермер хуҗалыклары да сөт җитештерүне узган елгы дәрәҗәдән арттыруга ирештеләр.
Шул ук вакытта “ВЗП Балык Бистәсе” җәмгыяте (69%), Закирова Н. хуҗалыклары (82 %) сөт җитештерүнең кимүенә юл куйдылар.
Ит җитештерүдә “Кулон Агро” (126%), Бариев (107%) Шәмсетдинов (115%) хуҗалыклары үсешкә ирештеләр. Ә Амирбикян крестьян-фермер хуҗалыгы (93%), “Логос” (86%) узган елгы дәрәҗәдән киметтеләр.
1 октябрьгә район хуҗалыкларында 13812 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 4350 сыер, 3200 савым сыеры исәпләнә. Атлар-602, сарыклар-1001, дуңгызлар 7688 баш. “Кулон–Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мөгезле
эре терлекләр санын узган елның шушы чорына караганда 867, “ВЗП Балык Бистәсе” 285 башка арттырганнар. Шул ук вакытта “Азык-төлек корпорациясе” терлекләрне 133, Ананьева хҗалыгы 70 башка киметкәннәр.
Районда барлыгы 3823 бозау алынган. “Кулон-Агро” терлекчеләре барлыгы 797 бозау алуга ирешкәннәр. Бу узган елгы дәрәҗәдән 405 башка артык. Бариев хуҗалыгында 553 бозау алганнар. Ә менә “Азык-төлек корпорациясе”, “ВЗП Балык Бистәсе”, “Логос” хуҗалыкларында бозау алуны шактый киметкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа