Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык - Бистәсе хуҗалыклары һәм фермерларыбыз кыска вакыт эчендә 2 мең гектардан артык мәйданда кыр эшләрен башкардылар
Районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз кыска гына вакыт эчендә 2 мең гектардан артык мәйданда кыр эшләрен башкардылар. Күп хуҗалыклар инде уҗымнарны тукландыру белән бергә көздән сукаланган һәм күпеллык үлән белән көзге культураларның бер өлешен тырмаларга өлгерделәр.Якын көннәрдә күпләр өлгергән участокларда язгы чәчүне башлап җибәрергә исәп итәләр. Идрис Аметов. фотоgov.cap.ru
-
Балык - Бистәсе хуҗалыкларында хезмәтне саклау айлыгы башланды
Районыбыз биләмәсендәге оешма-учреждениеләрендә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирелә.
-
Авыл хуҗалыгы субсидияләре: чебеш, каз бәбкәсе һәм сыер өчен күпме субсидия тиеш?
Эш башлаучы фермерлар, гаилә фермерлары, кооперативлар үзләренә тиешле субсия һәм грантлар турында ишетсә дә, авыл халкы аннан бихәбәр. Әйтик, каз-үрдәк асраган өчен дә, профилактик ветеринария хезмәтләре өчен дә субсидиягә дәгъва кылырга мөмкин. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.
-
Балык - Бистәсе хуҗалыклары һәм фермерлары техник базыларын яңартты
Кайбер эре хуҗалыклар белән бергә фермерларыбыз да быел 25 берәмлек техника һәм агрегатлар кайтардылар. Узган елдан үзгә буларак чәчкеч, культиватор, печән чапкыч, ашлама кертү агрегатлары һәм бөртек чистарту җайланмаларын алучылар быел күбрәк. Фермерларыбызның техника паркын яңартуга алынулары аеруча өмет уята. "Григорьев", "Габдиев", "Шәмсетдинов", "Габитов" кебек фермерлар байтак кына күләмдә яңа...
-
Балык -Бистәсе хуҗалыклары һәм фермерлары уҗымнарны тукландырды
Бүгенгесе көнне районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлары 5 мең гектарга якын мәйданда уҗымнарны тукландырдылар. Бигрәк тә җир участоклары иртә өлгергән хуҗалыкларыбызда әлеге агротехник чараларны оешкан төстә алып баралар. "Кама-Агро" игенчеләре үрнәгендә бүген бу эшне инде Котлы Бөкәш зонасындагы хуҗалыкларда да уңышлы төстә башлап җибәрделәр. "Кулон", "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары һәм "Шәмсетдинов" кебек...
-
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары: “Фермерларның төп хатасы – җире яки сарае булмыйча, грант артыннан чабу”
Һәр башлаган эшкә теләктәшлек белдерүче, ярдәм кулы сузучы булганда, эшләве дә, яшәве дә рәхәт. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тир түгүчеләр бу яктан беркадәр бәхетле. Министрлык төрле башлангычларда ярдәм төрләре билгели, грантлар уйната, субсидияләр бүлә.
-
Балык - Бистәсе районы Гремячка авылы механизаторлары эшне бердәм башкара
Гремячка авылы тракторчылары үзләренең бердәм булулары һәм эшне сыйфатлы итеп башкарулары белән аерылып торалар.
-
Балык - Бистәсендә савым сыерлары кими
Кайбер авыл җирлекләре белән бервакытта Балык Бистәсендә дә савым сыерлары саны кимүгә бара кебек, монда бүген 44 сыер исәпләнә. Халык телендә "Сыерлы гаилә сыйлы була", диелсә дә күп еллар дәвамында гөрләп торган төбәкләрдә сөтбикәләр санының кимүе күзәтелә башлады. Мисал өчен Рус Әшнәге, Олы Кульга, Анатыш, Трой Урай авылларында бүген(25-37 баш)...
-
Балык - Бистәсе район дәүләт техник күзәтчеллеге инспекциясе тикшерүләрен дәвам итә
Эре хуҗалыкларда һәм фермерларыбызда инде март аенда ук тракторларга техник карау үткәрә башлаганнар иде. Бу эштән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булган техника чаралары да читтә калмаячак. Район дәүләт техник күзәтчеллеге инспекциясе хезмәткәрләре аны 10 майдан- 30 майга кадәр үткәрергә планлаштыра. Быел алар барысы 200 дән артык трактор һәм техник чараларны тикшереп,...
-
Балык - Бистәсе районында сабан культурасын күбрәк чәчәчәкләр
Быелгы язгы кыр эшләре вакытында районда барысы 34350 гектар мәйданда сабан культуралары чәчәргә исәп итәләр. Бу узган елдагыдан 525 гектарга күбрәк. Әллә азык-төлек базарында сорау зур булганга инде быел солы, борчак, арпа, тары культураларына күбрәк урын бирәчәкләр. Мисал өчен солыны елның-елында 2300 гектарда үстерсәләр, быел ул 85 гектарга күбрәк чәчеләчәк....
-
Балык Бистәсенең фермерлык хуҗалыкларында эш гөрли
Гадәттә, кыр эшләренә район үзәге тирәсендәге хуҗалыклар беренче булып керешеп аны оптималь вакыт эчендә тәмамлыйлар.
-
Балык - Бистәсе хуҗалык белгечләре һәм фермерларыбыз укуда булды
Узган атна ахырында "Кама" хуҗалыгының Казаклар фермасы базасында терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларының укуы үтте. Аны республика авыл хуҗалыгы министрлыгы терлекчелек тармагын үстерү бүлеге җаваплы хезмәткәрләре белән район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре оештырдылар. Хуҗалык белгечләре һәм фермерларыбыз бу укуны бик кирәкле, файдалы дип бәяләделәр. Автор Идрис Аметов. фотоblogger.com
-
Балык - Бистәсе районында ашламалар белән кыенлык юк
Узган елларда хуҗалыкларыбыз һәм фермерлар дәүләт ярдәменә өмет итсәләр, быел күп нәрсәне алар үз акчаларына кайтардылар. Елның-елында районда кыр эшләрен башларга җитешмәгән ашламаны быел 2,5 мең тонна күләмендә кайтарганнар. Ул узган елдагыдан бер мең тоннага күбрәк. Шулай итеп быел игенчеләребез һәр гектарга 60 килограмм исәбеннән ашлама кертәчәкләр. Автор Идрис Аметов....
-
Балык - Бистәсе хуҗалыклары язгы кыр эшләренә эзер
Хуҗалыкларыбыз кырларында кыр эшләрендә барысы 334 берәмлек трактор катнашуы көтелә. Аларның нинди эш башкарачаклары да билгеле. Иң элек туфрак кипшенү белән 206 агрегат дым каплату өчен тырмалау эшен башлап җибәрәчәк. Шуннан соң 110 агрегат чәчү өчен туфрак әзерләүгә алыначак. Кырларда агрегатларны туктаусыз эшләтү өчен ике мең тонна ягулык таләп ителә....
-
Балык - Бистәсе районы “Кама-Агро” хуҗалыгы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр
Быелгы язны нык соңарды дисәләр дә, районда беренчеләрдән булып, "Кама-Агро" хуҗалыгы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр. Хуҗалык уңганы Илдар Гыймаев үзенең "Роса" агрегаты белән көзге чәчүлекләрне тукландыруны башлап җибәрде. Һәр көнне иртә таңнан эшкә керешеп ул 100-120 гектарда эш башкара. Егет кыска гына вакыт эчендә 350 гектар мәйданда уҗымнарны тукландырган....