Балык - Бистәсе хуҗалыкларында хезмәтне саклау айлыгы башланды
Районыбыз биләмәсендәге оешма-учреждениеләрендә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирелә.
Республикабызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә соңгы елларда эш урыннарында травма алу очраклары еш кабатланганга бу чаралар көндәлек игътибар үзәгенә алынды. Елның-елында хезмәтне саклау белән бәйле очрашу һәм семинарлар оештырыла. Бәхетсезлек очракларын булдырмау турында җитди сөйләшүләр, кисәтүләр ясала. Шуның нәтиҗәсендә районда мондый күңелсезлекләр теркәлгәне булмады. Быелгы кыр эшләрен хәвеф-хәтәрсез үткәрү максатыннан районыбызда 20 апрельдән 20 майга кадәр "2017 елгы язгы кыр эшләрен үткәрү вакытында производство куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү турында" айлык игълан ителде. Аның кысаларында туфрак хәзерләү һәм чәчү техникалары, тагылма машиналарның техник хәлен күздән кичерү таләп ителә. Монда беренче чиратта сигнал бирү, яктырткыч, ике яклы элемтә чаралары, блокировкалау системасы, саклау җайланмаларының төзеклеген һәм барыннан да бигрәк эшләүчеләрне уңайлы эш киемнәре белән тәэмин итү күздә тотыла. Хуҗалык, фермерларыбыз баш белгечләре механизаторлар һәм сезонлы эшкә чакырылучылар белән инструктаж үткәрергә тиеш булалар. Кеше сәламәтлеге өчен зарарлы һәм авыр эш шартларына 18 яшькә чаклы яшүсмерләрне билгеләү рөхсәт ителми. Язгы кыр эшләре чорында практикага кайткан уку йортлары студентлары белән хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр җентекле аңлату эшләре алып барырга һәм аларның эшчәнлеген даими контрольдә тотарга бурычлылар. Хуҗалыкларда 28 апрель-хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шуңа эш урыннарында күңелсез хәлләргә, фаҗигаләргә юлыкмас өчен әзерлек чараларын бүгеннән үк башларга кирәк.
Зөфәр Әхтәмов,
район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев