Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Республика кунагы балыкбистәлеләрнең эшеннән канәгать калды

Әле шушы көннәрдә генә районыбызда Т Р авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов булып китте.

Аны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев озатып йөрде. Эш визиты районыбыз капкасы аталган Олы Елга авылында урнашкан эре җир биләүче "Бариев" һәм шушы авыл җирлегендә эшләүче "Габдуллин" фермерлык хуҗалыклары кырларында язгы чәчүнең барышы белән танышудан башланып китте. Һәр ике хуҗалыкта да туфрак әзерләү һәм язгы чәчүнең тулы күәтенә баруын күреп республика вәкиле канәгать булуын белдерде. Аннан,"Нәҗимов", "Габитов", "Габдриев" кырларында эшләрнең таләпләр югарылыгында оештырылуы да ошады аңа."Логос" хуҗалыгының олы басуында без арпа чәчүчеләр белән очраштык. Биредә механизатор Илдар Сәхипов(Дҗон-Дир тракторында) чәчүдә лидерлык итә икән. Май аеның беренче өч көне йомгаклары буенча район башлыгының премиясенә лаек булды. Район башлыгы аңа акчалата бүләк тапшырды. Өч көндә бу агрегат 480 гектар мәйданда чәчү башкарган. Тәүлегенә 80 гектарда чәчү чәчә ул.

Районыбызның икенче бер горурлыгы булган "Кулон-агро"хуҗалыгында да кыр эшләре тулы күәтендә дәвам итә. Җитәкчеләренең сүзләренә караганда бүген хуҗалык кырларында 14 трактор чәчүдә эшли. Моңарчы биредә игенчелек тармагы тотрыклы яшәп төп керем чыганагы булып саналса, соңгы вакытларда терлекчелек нык алга китүе сөендерә. Иң күп табышны әлегә терлекчелектән алалар. Хуҗалык һәр айда хәзерләүчеләргә 4,7 тонна яхшы сыйфатлы сөт озата. Савымчылар биредә ике сменада хезмәт куялар. Министр урынбасары Ришат Хәбипов аларның көндәлек эшчәнлекләре һәм тормыш-көнкүреш шартлары турында кызыксынды.

Эш визиты районыбызның икенче бер мактаулы фермере Нияз Шәмсетдинов кырларында тәмамланды. Бүген биредә чәчүлек җир әзерләү зур оешканлык белән бара. Фермер кыска агротехник срокларда 2,5 мең гектарда чәчү чәчәргә исәп итә. Быел ул 350 гектарда арпа, шуның кадәр мәйданда бодай, солы һәм билгеле инде судан үләне, 30 гектарда борчак чәчәргә планлаштыра. Инде бүген үк аның дистәгә якын тракторы дым каплату һәм көздән сукаланган участокларны сукалауда нәтиҗәле эшлиләр. Савым сыерларының һәм гомумән терлекләрнең баш саны артып торганга терлек азыгы өчен 200 гектарда кукуруз һәм 150 гектарда катнаш азык белән башка күп төрле культураларга киң урын бирергә уйлыйлар монда. Фермер кунак сорауларына җавап тотты, үзенең киләчәккә максатлары һәм алда торган уй-планнары белән таныштырды.

Рәсемдә очрашудан күренешләр.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев