Бу көннәрдә игенчеләрнең мәш килеп чәчү чәчкән вакыты.
Иң эре инвесторларыбызның берсе булган "Логос" хуҗалыгы басуларында да тәүлек буена диярлек трактор гөрелтеләре тавышы тынмый. Биредә язгы чәчүне берничә көн элек кенә башласалар да, инде 500 гектардан артык мәйданга көнбагыш белән арпаны җир куйнына иңдерергә өлгергәннәр. Егетләр үз эшләрен сыйфатлы итеп, аяз көннәрнең кадерен белеп башкаралар. Без Шиланка авылы янәшәсендәге 300 гектар мәйданлы кырга килгәндә ике тракторның көнбагыш чәчүенә юлыктык. Механизаторлар Сергей Гончурин белән Александр Моисеев, алдагы көнне генә икесенә 150 гектарда чәчү чәчкәннәр. Якын вакытта биредә эшне төгәлләп, Солтан авылы янәшәсендәге 900 гектарлы участокка күчәргә исәп итәләр.
- Быел без көнбагышны 2 мең гектардан артык җирдә үстерергә планлаштырабыз, сабан культураларының гомуми мәйданы 8 мең гектардан артыр, мөгаен, - ди хуҗалыкның баш белгече Айзат Зарипов. Сергей Гончуринның тракторга утыруына ун ел чамасы. Cоңгы елларда аңа чәчү кебек җаваплы вазыйфаны ышанып тапшыралар. Хезмәттәше Илфат Курманаев турында да без баш белгечтән байтак кына мактау сүзләре ишеттек.
Логослылар язгы кыр эшләрен зур оешканлык һәм тоткарлыксыз алып баралар. Кырларында 6 берәмлек тракторлары нәтиҗәле эшли.
Янәшәдәгеләр дә сер бирмиләр. Кече Әшнәк авылының "Закирова" фермерлык хуҗалыгында да кыр эшләре көйле бара. Авылның ындыр табагына килгәндә корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелгән арпаны төяп кырга озатырга әзерләнә иделәр. Чәчү орлыгын төяүне Шамил Минвәлиевкә йөкләгәннәр. МТЗ-82 тракторы белән ул биредә кырга ашлама да төяп озатып тора. Чәчүне хуҗалык уңганы Рәис Минвәлиев башкара икән. Ул инде 300 гектарда эш башкарырга өлгергән.
Моннан тыш хуҗалыкта 360 гектарда сабан бодае чәчәргә исәп итәләр. Быел чәчү орлыгының бер өлешен яңартканнар.
Ашламаны быел башка елларга караганда күбрәк кайтарганнар. Әшнәклеләрнең мул уңыш алырга өметләре. Алар технологик таләпләрне төгәл үтәргә тырышалар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре дә аларның башкарган эшләреннән канәгать калдылар.
Без бу көнне "Зюзино", "Солтан" хуҗалыклары һәм "Гобәйдуллин", "Закиров" кебек фермерларның җирләрен күреп, туфрак әзерләү, игеннәрне тамырдан тукландыру һәм чәчү барышы белән танышып кайттык. Аларның һәркайсында киеренке эш кайный. Игенчеләрнең активлыгын күреп, ирексездән күңелдә "Язның бер көне ел туйдыра", дигән мәгънәле әйтем яңарды.
Идрис Аметов.
Нет комментариев