Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык - Бистәсе район вәкилләре зона семинарда булып кайттылар

Күрше- тирә җиде район газетасы хәбәрчеләре катнашында терлекчелек тармагының беренче кварталы йомгаклары һәм алда торган бурычларга багышланган зона семинары Теләче районының Шәдке авылында үтте.

Семинарны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде.Районыбыз, нигездә, соңгы елларда ит һәм сөт җитештерүдә тотрыклылыкка ирешә алуы белән уңай яктан билгеләп үтелде. Әмма, кайбер хуҗалык һәм фермерларыбызның савым сыерларының баш санын киметүләре, терлекчелек продуктлары җитештерүне нык йомшартулары, беренче кварталда һәр сыердан уртача түбән сөт алулары турындагы тәнкыйть кенә кәефне төшерде. Быелгы семинарда терлекчелеккә кагылышлы -биологик өстәмәләр кушып баланслы тукландыру, тотрыклы үрчем алу, яшь малларның сакланышын тәэмин итү, яхшы нәселле таналар хисабына көтү яңарту кебек мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Семинарда район хуҗалыклары һәм фермерларга һәр сыердан уртача 5000 летр сөт алу бурычы куелды. Бу юнәлештә уртак фикердә булган оешма-предприятиеләр үз ярдәмнәрен дә тәкдим иттеләр. Соңыннан, семинарның практик өлеше Шәдке авылы терлекчелек фермасы базасында дәвам итте. Биредә бүген бер мең башка якын терлек асрала, 300 гә якын сыерлары бар. Савуны көненә өч мәртәбә оештыралар икән. Эшче көчләргә кытлык юк, хезмәткә түләү дә вакытында, соңгы нәтиҗәләргә карап бирелә. Болардан тыш биредә яхшы сыйфатлы сөт җитештерү һәм җәйге чорда аны сатып алу бәясен киметүгә юл куймауны максат итеп куйганнар.

ТР вице- премьеры, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов семинарда катнашучыларны борчыган күп сорауларга җавап бирде. Семинар эшлекле шартларда үтте.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев