Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык - Бистәсе фермеры Илмир Габдриев башкаларга да ярдәм итә
Районыбызның өметле фермеры Илмир Габдриев әле шушы көннәрдә генә дәүләттән махсус программа нигезендә 14 миллион сум акча алды.
-
Балык Бистәсенең “Масловский” хуҗалыгы тракторчысы Марат Валеев мактауга лаек
Быел "Масловский" хуҗалыгы тракторчысы Марат Валеевнең язгы кыр эшләрендә катнашуына 30 ел булган.
-
Балыкбистәлеләр,куанычлы хәбәр
Соңгы елларда Юлсубино авыл җирлегендә сыерлар санының артуы күзәтелә. Бүгенгесе көнне биредә 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучыларның саны 23 кә җиткән. Узган ел дәүләт ярдәме белән тагын 4 кеше таналар алганнар. фотоMechtaesh.ru
-
Балык Бистәсенең Алан Полян авылы фермеры Александр Григорьев авылдашларын куандырды
Казан шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Александр Григорев узган ел әти-әнисенең туган җире Алан Полян авылында фермерлык хуҗалыгы ачып җибәргән иде. Быел ул 220 гектарда язгы чәчү үткәрергә дә өлгерде. Күптән түгел генә эшмәкәр авылдашларына олы бүләк әзерләде. Авылда яшәгән дистәгә якын тыл ветеранын "Авыл офыклары" газетасы яздырып куандырды.
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары яңа технологияләрне күбрәк куллана
Районыбызның республика күләмендә беренчеләрдән булып сусыз аммиак кертә башлаган елларын тарих яхшы хәтерлидер булса кирәк. Соңгы елларда "Логос" хуҗалыгы игенчеләре сусыз аммиакны киң кулланалар. Моңа кадәр аны читтән килеп һәр гектары өчен 3400 сумнан кертеп китә торган булганнар. Күптән түгел генә алар "Челенджер" тракторы өчен Америкадан сусыз аммиак кертү агрегаты...
-
Балык Бистәсенең 15 шәхси хуҗалыгы дәүләт ярдәменә ия булдылар
Бүгенгесе көнне республикабызда авыл кешеләренә үз ярдәмче хуҗалыкларын үстерү максатыннан күп төрле файдалы программалар эшләп килә. Соңгы ике елда районыбызның 15 шәхси хуҗалыгы савым сыерлары янына яшь таналар сатып алу максатыннан,бер терлеккә 15 мең сум исәбеннән, акчалата ярдәм (субсидия) алдылар. фотоGazetabalakovo.ru
-
Балык Бистәсенең кырларын уч төбендәй күргәндәй булдык
Чәчүлекләрне кабул итү чарасы быел узган елдагыдан ун көнгә соңга калып үткәрелде.
-
Балык Бистәсе халкы янә яфрак җыя
Хуҗалыкларга булышу кебек күп еллардан бирле килгән күркәм гадәтне быел да дәвам иттерергә исәп итәләр. Район үзәгендәге оешма предприятиеләр һәм учреҗдениеләр тиздән эре хуҗалыкларга һәм фермерларыбызга терлек азыгы хәстәрләүдә ярдәм күрсәтергә юл тотачаклар. Яшь бозауларга һәм бәрәннәргә яфрак азыкны быел 225 тонна күләмендә хәзерләү бурычы куела. фотоAlmetyevsk.tatar.ru Пожаловаться Открыть 600...
-
Балык - Бистәсе хуҗалыклары горчица үстерә башладылар
Быел районыбыз хуҗалыклары горчица игү мәйданын ике мәртәбә арттырганнар. Барлык мәйданның 93 проценты, ягьни аны 650 гектары кулонлылар өлешенә туры килә. Узган ел 300 гектарда игелгән булган. фотоBlackpics.ru
-
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендәге комиссия Балык - Бистәсе хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү техникаларының торышын бәяләделәр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендәге комиссия районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү техникаларының торышын бәяләделәр.
-
Балык - Бистәсе хуҗалыклары һәм фермарлары печәнгә төшергә әзерләнәләр
Районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз алдына терлекләрне уңышлы төстә кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык запасы туплау бурычы куелды. Быел аны 40 мең тоннадан артык күләмдә хәзерләргә планлаштыралар. Аның 35 мең тоннасы силос, 14 мең тоннага якыны печән булыр дип күдә тотыла.Районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз алдына терлекләрне уңышлы төстә кышлату өчен җитәрлек...
-
Балык - Бистәсе район дәүләт техник күзәтчеллеге инспекциясе ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын үз эшләренә керештеләр
Район дәүләт техник күзәтчеллеге инспекциясе ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә 13 июннән 7 июльгә кадәр районыбызда тракторларга, үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналарына һәм аларның прицепларына профилактик операция үткәрелүен хәбәр итә. Ул мондый категория техникалары белән юл- транспорт фаҗигаларын булдырмау максатыннан эшләнә. Әлеге чара уңаеннан районыбыз юлларында һәм авылларында рейдлар уздыру күздә тотыла....
-
Яңарышлылар һәр сыердан көненә 18,5 әр килограмм сөт сава башладылар.
Бу көннәрдә алар һәр көнне 8,5 тонна сөт саталар.
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары терлекләрне җәйләүгә күчерделәр
Районыбыз хуҗалыкларында терлекләрне җәйләүгә күчерүне тәмамладылар.
-
Балыкбистәлеләр ,сөтне 25 сумнан да ким бәядән сатмагыз
Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов районыбызда рәсми визит белән килгәндә, аңа сөт бәясенең төшүенә борчылулы сорау да бирелгән иде. Җавап озак көттермәде, соңгы киңәшмәләрнең берсендә ул сатып алучылар алдына сөт бәясен 25 сумннан да киметмәскә дигән әмер биргән.